И.А.Крылов иҗаты буенча әдәби сәяхәт (6+)

25 гыйнварда 15 нче санлы китапханә кече мәктәп яшендәге балалар өчен И.А.Крылов иҗаты буенча «Мәсәлче таланты» дигән әдәби сәяхәт уздырды.

Чара вакытында балалар Иван Андреевичның тормыш юлы һәм иҗатына күз салды, аның тормышындагы кызыклы битләрне ачты. «Гыйбарә буенча бел», «Сүзнең парын тап» викториналары, «Акыллы малайлар һәм кызлар», «Мәсәлчеләр» бәйгеләре һәм «Сандыктагы әйберләр» уены укучыларга танылган мәсәлченең иҗатын искә төшерергә ярдәм итте. Балалар И.А.Крыловның әдәби геройларын таныды, мәсәл исемнәрендә төшеп калган сүзләрне өстәде, мәсәлдәге әйберләрне танып белде. «Укылган өзек буенча мәсәлне танып әйт» видеобәйгесе кызларның да, малайларның да күңеленә хуш килде. Балалар бик теләп «Карга һәм Төлке» мәсәлен сәхнәләштерде, шулай итеп алар үзләрен актерлар ролендә сынап карады. 
Чара авторның «Аккош, Кысла һәм Чуртан» мәсәле буенча төшерелгән мультфильмны карау белән тәмамланды. 

Поделиться: